Тау башында бүре бар

Тау башында бүре бар

8 нче көн Латыйфа йокысыннан уянып, йомшак ястык, түшәкләр өстендә озак уйланып ятты. Үзенең заяларга узган гомерен жәлләп, улы Вәкилнең аның язмышын кабатлап, җаны сөймәгән кеше белән яшәвен, өенә кайтып керәсе дә килмичә, төн җиткәнче клубта юк эшен бар итеп утырып, соң гына өйгә кайтып керүен, ә кайтып керүгә хатынының елап, ирен таларга ябышуын һәм өйдәге бетмәс-төкәнмәс тавыш... - Йа Раббым! Булса да булыр икән шул кадәрле сабырсызлык, әдәпсезлек, затсызлык! Латыйфаның бәгырьләреннән өзелеп төшкән Вәкилен нинди генә сүзләр белән битәрләми, затсыз килен! Әллә ниткән, Латыйфа гомерендә дә ишетмәгән сүзләр белән русчасын-татарчасын кушып сүгә. - Син клубта тегенең белән, моның белән... Әстәгъфирулла! бит - Тукта, Сөмбелә, әнине уятасың. Минем бит эшем шундый. Менә авыл яшьләре белән концерт программасын әзерләдек. Көндез эшләп булмый ул эшләрне! Үзең беләсең, яшьләрнең кайсы эштә, кайсы укуда.

Тэглар:

92

0