
1нче көн. Таһир Шәмсуаров. Телемә бәйләнмәгез!
Хәерле сәгатьтә! 1-21 апрель көннәрендә узачак XXVII #әдәбимарафонда абыем, газиз әниемнең игезәге шагыйрь, публицист, педагог, һәвәскәр җырчы, РФ мәктәпләренең мәгариф отличнигы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2019). 2010 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, РФ Һуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (2010). Шамил Бикчурин (1994), Саҗидә Сөләйманова (2012) исемендәге әдәби премияләр лауреаты, дистәдән артык шигьри җыентык ааторы, берничә көннән үзенең 70 яшьлек Олугь Юбилеен билгеләп үтүче Таһир Ярулла улы Шәмсуаровның шигырьләрен укыячакмын. 1 көн. Телемә бәйләнмәгез! Телемә бәйләнмәгез! Әйтәсен ярып салыгыз, Тирәли әйләнмгез. Телегез нык кычытса да, Телемә бәйләнмәгез! Минем халкым дөнья буйлап Сибелгән дә таралган. Җырсыз торалмый мизгел дә, Чөнки моңнан яралган. Кунак көтеп, тәулек буе Ачык тора капкалар. Уз телемдә туган җырлар Ватаныма кайталар. Тамырда моң типкән чакта, Гел аяз таңнар атар. Кайда аклык, кайда пакьлек - Шуңадыр безнең татар! Татарлык каннан килсә дә, Гамәл белән сынала. Дин, Ватан, икмәк hәм әни Төп сузләрдән санала. Минем телдә гөл уяна, Инеш-чишмәләр сөйли. Минем телем - кояш теле, Бары яктылык тели
90
0