
Һади Такташ "Мокамай"
Әкияттәге ике бала кебек- Икебез дә кара борынлы, Зурлар кебек, кулны артка куеп, Йөри идек таптап болынны… Һәрбер нәрсә безгә Һәрнәрсәгә исебез китә иде, Бернәрсә дә бездән качмый иде, Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде… Күпме кыен күрдек шуның өчен, Күпме тал чыбыгы ашадык; Әкияттәге ике бала кебек, Күпме «җәфа чигеп» яшәдек… Кем уйлаган шушы шаярулар Синдә кәсеп булып калыр дип, Уйнап башланган эш тормышыңны Һәлакәткә алып барыр дип… Хат язсам да хәзер соңга калдым, Укымассың минем хатымны, Ләкин минем бурчым, Мөхәммәтҗан, Йолу синең яман атыңны! Син гомереңне усал исем белән, Канлы пычак белән чикләдең… Әллә ничек булды синең гомер, Син, Мокамай, әллә нишләдең!… Әкияттәге ике бала кебек, Каен башларына үрмәләп, Ике штансыз малай дөнья белән Танышып йөргән идек бергәләп… 122нчебит #ҺадиТакташ #Сайланмаәсәрләр #әдәбимарафон#әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды#БелемРадиосы #татарстанхәтернәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
127
0