
Зөлфәт Хәким Серле тәңкә
- Рәхмәт сиңа, - диде Лаура. - Ни өчен? – диде Равил. – Синең үзеңә рәхмәт! - Ни өчен? - Белмим. Равил сүзләр таба алмады. Хисләр кайнар чакта аларны сүз белән аңлату мөмкинме соң! - Без шушы көннәрдә китәбез, - диде Лаура моңсу тавыш белән. - Ераккамы? - Еракка. Таганрог тирәсенә бугай. Монда безгә көн күрсәтмиләр. Киткәнче, сине күрәсем килде. - Миңа хат язарсың...- диде Равил. Лаура дәшмәде. Ул табор ягына борылып карады да саклык белән генә күлмәгенең кесәсеннән егерме тиенлек акча зурлыгындагы медальчеккә охшаган әйбер чыгарды. - Рауль, менә бу медаль бик борынгы, тылсымлы. Чегәннәрне гел саклый торган оберег ул. Равил медальне әйләндергәләп карады. - Кызыклы нәрсә бу, -диде Равил. – Бер ягында бөркет, тәре... Икенче ягында аҗдаһа... Авызы ачык, койрыгы боҗраланып бөтерелгән... Бу ягында ярым ай да бар икән... - Мин аны сиңа бүләк итәм. - Нишләп аны миңа бирәсең? – дип гаҗәпләнде Равил. - Бирәсем килә. Ал, безнең нәселне элек-электән михнәтләрдән саклап килгән ул, сиңа да уңыш китерәчәк, гомерең буе саклаячак бу тәңкә. #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #ЗөлфәтХәким #Казанутлары
Сылтамалар:
72
0