Тамга

Тамга

Миннехан аучы, Наратлыктан куылудан битәр, бүре капканына кеше эләгүенә борчыла һәм моны ачыктан-ачык сиздереп: - Их, корт чакыры, ничекләр ялгыштым соң! - дип, бармагы белән маңгаена чүки иде. Ә Нурихан эчтән сызды: ул энә Шәрифәне югалтты... Кыз куралмауның соңгы дәрәҗәсенә җитте бугай, кичке уеннан да бизде. Сафринә исә, форсаттан файдаланып, тилгән кебек егетне сагалый иде. Ул төнге урамның кайсыдыр тыкрыгыннан тып итеп каршыга чыга да, калку күкрәген егеткә китереп тери: - Кочакла инде, аучы малае! Тилмертмә инде.. Нурихан сүзсез генә Сафринәне юл кырыена бастыра да үзәк өзгеч сүзләр куып җитә: - Шәрфә сине яратмы-ый! Энә күзе хәтле бәла, зурая-зурая, дөя хәтле хәсрәткә әверелә икән: Билалетдин чиреннән мантыймыйча үлеп китте.

Тэглар:

96

0