
Рөстәм Галиев «Чаклар…»
6 нчы көн. 24 нче бит. «…Мин бәләкәйдән атлы мохиттә үскән кеше. Әтиебез урманчы булганлыктан, өйдә атлар асрый идек. Үсмер чактан ук ат күзләрен кызыксынып күзәттем. Кеше күзләре белән чагыштыра идем. Ат күзләре - башка! Аларда ниндидер аңлатып бирә алмаслык тирәнлек бар! Яшәештә дә ат күзләредәй карашларны эзлим, тәңгәлләштерәм. Кайбер карашларда атларныкына хас тирәнлек бардыр сыман...»
79
0