
Габделхәй Сабитов "Өч күңел"
Унҗиденче көн. Җил тегермәне , "сау бул, кордаш!" дигән кебек, канатларын болгый... Кала туган җир. Сиксән ел гомер иткән авылы кала. Аунап үскән су буйлары, урак урган кырлары, печән чапкан болыннары кала. Егет чакларда сажень салгандай колачлап йөзгән Якты күл дулкыннары кала. Карчыгының туфрагы кала, шау чәчәккә күмелгән алма бакчалары хуҗасыз кала... - Хушыгыз! Кабат күрә алмасам, бәхил булыгыз! #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
Сылтамалар:
67
0