
Яшьлеккә хат
8 нче көн #әдәбимарафон2024 Рашат Низамиев "Яшьлеккә хат" Мин кем? Ни өчен яшим? Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә? Иртәме-соңмы, кеше кайчан да булса әнә шушы сорауларга җавап бирергә тиеш. Юк, моның өчен берәү дә махсус утырып, газапланып җавап эзләргә тиеш түгел. Яшәү рәвешең, кылган гамәлләрең, теләк-омтылышларыңның зурлыгы, яктылыгы белән андый җавап көннәрнең берендә үзеннән-үзе табыла. Хакыйкать ачуның матурлыгы, табигыйлеге әнә шунда. Сорау белән дус булган кеше, гомумән, хакыйкатькә тизрәк барып җитә. Күзләре күргән, колагы ишеткән, йөрәге типкән һәр кеше өчен тормыш- азрак кына "МИН" дигән сүз дә ул... 133 нче бит. #РашатНизамиев #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44
68
0