
Яралы гармун
#әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Уналтынчы көн Яралы гармун Шушы мастер ямау салды Гармуным күрегенә, Ватык телен алыштырды Аккордеон теленә. Бер буханка эпи бирдем, И колбаса калдырдым; Күз яшь белән шатланганын Күрсәң иде бахырның! Берөзлексез кабатлады: "Данке шөн дә данке шөн!" Дөрес әйтә, безнең солдат Бөтен җирдә - дан-кеше! Частька кайтып җиткәнче гел Уйнап кайттым тальянны. Кара Берлин ташында да Безнең якты моң калды. Курт мастерның кулларына Рәхмәт әйтәм бүген дә; Бармы, юкмы - һич беленми Ямавы күрегендә. Ә телендә чүт-чүт кенә Немец моңы сизелә, Башкаларга сизелмидер, Тик сизелә үземә. 389нчы бит. #ӘнгамАтнабаев #Атнабайхалыкшагыйре #Яралыгармун #поэма #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПрессПолиграфияНәшриятКомплексы #Таттелеком
86
0