4нче көн #ӘдәбиМарафон2024 #ФәнисЯруллин#ҖилкәннәрҖилдәСынала

4нче көн #ӘдәбиМарафон2024 #ФәнисЯруллин#ҖилкәннәрҖилдәСынала

Район больницасында егет өчен иң авыр, иң газаплы көннәр башланды. Ашауның тәме, яшәүнең яме бетте. Больницадагы сестралар, врачлар ниндидер исемсез шәүләләр шикелле күренә аңа. Ул шәүләләр вакыт - вакыт аның янына килделәр, авызына кайнар аш салдылар. Йотасыңмы, чәйнисеңме — анысын тикшермәделәр. Ашаттылар, яраларын бәйләделәр, яшәтергә теләделәр. Егет ябыкты, суырылды. Әйтерсең лә әкияттәге убырлы карчык һәр көн килеп аның канын эчте. Түгәрәк гәүдәсе үсмер малайларныкы кебек кечерәйде, чандырланды. Элегрәк урыннарын алыштырып җәйгәндә ике санитарка көчкә күтәрә иде, хәзер карт нянялар ялгыз килеш тә бер урыннан икенче урынга күчереп йөртәләр. Ваннага алып барырга да, перевязкалар ясарга да җиңеллек туды. #әдәбимарафон. #татарстанязучыларберлеге. #татнетныүстерүфонды #фәнисяруллин#җилкәннәрҗилдәсынала

62

0