Урман ярасы

Урман ярасы

9 нчы көн #әдәбимарафон Ә быел? Быел юкә куышы шулай хужасыз калыр микәнни? Юкка борчылганмын икән. Карлар китеп, көннәр җылынгач та әлеге куышка шөпшәләр дәррәү күченеп килделәр - иске фатирлары яраксыз хәлгә төшкән, күрәсең. Яңа хужаларның ярты жәй гомере шушында үтте, Гаилә башлыгы карт шөпшә, гадәттә, өй сакларга кала, яшьләрне хезмәткә өйрәтә. Шөпшәләрнең бер ише, челтәрле йорт кора калганнары, хуш исле бал эзләп чәчәкле аланнарга тарала. Кояшлы, чәчәкле гадәти бер көн иде… Менә тагын юкә куышы каршында басып торам. Тик бүгенге килүем җанымны ачыттырды, йөрәкне яралады. Болай булырга тиеш түгел иде! Күзләремә ышанмыйм, кем тарафыннандыр эшләнгән әшәкелекне акылым кабул итми. Юкә төбендә… канатлары көйгән хәлсез шөпшәләр тәгәрәшеп ята. Канатсыз шөпшәләр… ...Еллар үтте. Тагын әллә ничә язлар, җәйләр килде. Юкә куышының авызы, ниһаять, бөтенләйгә йомылып калды. Кем белә, урман үзенең ерак бер җәйдә калган ярасын яшерергә, эчкә йотарга теләгәндер, бәлки?...220-222 нче битләр #РашатНизамиев #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

45

0