
Яралы гармун
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Ундүртенче көн. Яралы гармун Әтиемнең тавышы көр, Җырга-моңга бар иде, "Төшереп" тә алса мәгәр, Киң урамнар тар иде. Җырлап кайтып керер иде, Үбәр иде кочаклап, Шапылдатып сөяр иде... (Сагындыра шул чаклар!) И уфтанып куяр иде: - Гомер юлым уңмады... Хыялландым... Кулларыма Гармун тотып булмады. Улым, сиңа васыятым: Гармун алып бирәмен, Уйнаганыңны да күрсәм, Үкенмичә үләрмен. 373нче бит. #ӘнгамАтнабаев #Атнабайхалыкшагыйре #Яралыларны #поэма #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПрессПолиграфияНәшриятКомплексы #Таттелеком
83
0