Муса Җәлил "ЯШЬ АНА"
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Күрше кызы Сәрвәр базда иде, Ишетеп чыкты бала тавышын. Кинәт, куркып, сүзсез катып калды, Үлгән килеш күреп танышын. Ул баланы алды кочагына, Яшен сөртте, үпте, юатты, Алып кайтты, җылы сөт эчерде, Кулларына алып уйнатты. Ул сикертте аны тезләрендә, Ана дәрте анда кабынды. Бала көлде; аннан: «Әннә!» - диеп, Күкрәгенә аның сарылды. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #МусаҖәлил #ЯшьАна
37
0