
1нче көн #Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024
Роберт Миңнуллин КӨЛКЕ КӨНЕ Бездә көн дә «Көлке көне»… Бертуктаусыз көләрлек! Көлеп чиргә сабышырлык, Көлә-көлә үләрлек… Без яшәгән җәмгыятьнең Көлке бөтен яклары: Көлке бездә пенсияләр, Көлке хезмәт хаклары… Көлке безнең депутатлар, Һәртөрле кандидатлар, Көлке төрле телешоулар, Көлке төрле дебатлар… Көлке – эфир, көлке – экран, Көлдерәләр котырып. Шул шутлардан, клоуннардан Булмый качып котылып… Көлке – җитди сүзебез дә, Көлке – кигәнебез дә… Полный адәм көлкесе бит Юмор дигәнебез дә! Юмористлар сәхнә тулы, Юк юморлары гына. Мин шикләнә дә башладым Бездә юмор барына… Безнең тормыш үзе юмор… Көлдерүчеләр – кәттә! Бездә көн дә «Көлке көне»… Елыйсы килә хәтта…
68
0