
Зифа Кадырова Сагынырсың - мин булмам
-Апа җаным, бүген көн нинди матур! Мин хәзер әнигә укыргакерүем турында яза алам. - Әллә моңарчы укырга керүен турында хәбәр итмәгән идеңме? - Юк,апа, әгәр укыйалмасам, куып чыгарсалар дип курыктым, хәзер имтиханнарым беткәч, курыкмыйча яза алам. Әни сөенеченнән елар инде. Апа, син мине үз яныңа, идән юучы итеп булса да, эшкә ал әле. Оят миңа,икәүләшеп сезнең җилкәдәутырабыз, каникулда булса да өйдә ятмыйм инде.Сөмбел, үскәнем, яхшылап тыңла әле мине. Үзем шунда эшләп, күпме кеше сөендереп, күпме балага гомер бирсәм дә,Ходай безгә бала насыйп итмәде,сез безгә икегез дә бик кадерле,сине дә, улыңны да бик яратабыз.Безнең бернигә мохтаҗлыгыбыз юк.
58
0