Нәбирә Гыйматдинова " Күкчәчәк "

Нәбирә Гыйматдинова " Күкчәчәк "

12 нче көн Күкчәчәк шифалы сулышын өреп, атна-ун көн дәвалагач, кош тернәкләнде. Үзебезнең үрдәкләргә кушсам, Лотфулла сизмәс дигән иде, кая ул, ире, бәбәген алартып: — Нинди саз үрдәге бу?! — диде. — Кем аны йортка ияләштерде?! Күкчәчәк алдашты: — Ишегалдына үзе очып төште. — Бодай тыгыныр-тыгыныр да кире сазына таяр әле, — дип мыгырданды Лотфулла. Ә үрдәк беркая да качмады, ул нигәдер шушы йортка беректе. Тик аның күңеле каядыр ашкына сыман. Һәм бу кыргый җан белән хатын арасында икесенә генә мәгълүм уртаклык та бар кебек. Төркем-төркем кошлар тәпи очы белән өй кыегына орынып очып үткәндә, Сорыкай да аларга иярмәк булып канат кага, әмма симергән гәүдәсен җирдән куптаралмый… Менә Күкчәчәк тә яшәүләре тәмугка тиң йорттан арынырга уйлаган иде дә, яшьлеген урлап картайткан еллар тырнагыннан ычкындырмый шул әле. Әллә үзен кош язмышы белән чагыштырулар башына сукты, әллә монда бер-бер хикмәт яшеренгән иде, өч төн рәттән төшендә үрдәк, адәм теле белән: — Син мине бәладән коткардың, озакламый мин дә сине коткарырмын, Күкчәчәк, — диде. Хыялый хатынның мондый төшләр белән саташуы табигый иде анысы… Чөнки ул төшләрендә генә рухтан гыйбарәт якты һәм гүзәл дөньяда яшәп ала иде.

Тэглар:

64

0