#Таубашындабүребар
11 нче көн Яз. Тып-тып итеп тамчы тама. Өй кыекларында рәт-рәт тезелгән боз сөңгеләренең очында эленеп торган бәллүр тамчылар, яз җиткәнгә куанып, боз сөңге очларында күз яшедәй эленеп торалар да кояш нурларында челтәрләнә башлаган ап-ак кар өстенә тамалар, анда нәни генә чокырчыклар хасил итеп, тыпырдашалар. Тып-тып, тып-тып... Асиянең йөрәгенә Вәкилнең хыянәте салган яраларны дәвалап тама ул тамчылар. Менә тиздән кыз беренче курсны тәмамлар. Сырмасын салгач, нәрсә киеп йөрермен дигән хәсрәте дә юк. Чөнки бабасының энесе кызына Язгы-көзге пәлтә сатып алды. Ул яңа пәлтәнең матурлыгы-ы-ы-ы! Асиянең күз алдына өрфиядәй алсу-ак ефәк күлмәкле Сөмбелә килеп басты. Һәм анын аягындагы биек үкчәле, өстенә зәңгәрсу перламутр брошкалар ябыштырылган туфлиләре...
Сылтамалар:
40
0