Тамга

Тамга

"Буып үтерәм мин сине, хәшәрәт хатын", - диде ул, иңенә тунын ташлап. - Баланы имгәтүең генә җитмәгән, Нуриханның да тормышын чатнатасың". Ул бар күәтенә тышкы ишекне эткән иде, эт чинап карга тәгәрәде. - Фу, хайван, син икән, - диде Нурихан. - Ни пычагыма ишектә тырныгыңны үткенлисең, ә? Мирзабәк минеке, бар, өеңә элдер! Әт түше белән аңа табан шуышты да өч тапкыр ләңләң өрде. - Әһә, аңладым, хайван. - Хуҗа урман буенча селкенгән кара тапларны шәйләп өлгергән иде инде, - бу юлысы болар санаусыз. Син миннән ярдәм сорыйсыңмы? Көчле дисеңме Нуриханны? Җүләр мылтык шартлатыр анысы. Тик миңа атарга ярамый, туган. Җә, курыксаң, өйалдына кереп ят. Безнең йортка борын тыкмый алар. Солтанбәк нәселе белән бәрелешсәң эш харап икәнен чамалыйлар. Бүре хәтере буыннан буынга күчә.

Тэглар:

81

0