
Рәсимә Гарифуллина Манзара
Кояш нурларында җир коена, Чәчәк таҗларында чык бөртеге. Көлә-көлә кояш күтәрелә, Иркәләнә чыклы гөл керфеге. Кыңгырау гөл чыңлый аланнарда, Жәйге җылы, якты таңнар туа. Күтәрелә кояш көлә-көлә, Жир өстеннән кара төнне куа. Чәчәк ата ландыш, нәүрүз гөлләр… Төрле төсләр күзне иркәлиләр. Күбәләкләр, хозурлыкка чумып, Иркә гөлләр битен үпкәлиләр. #Идел-пресс #Дөнья йөге
112
0