
Ф.Җамалетдинова. " Яратып китү".
4 нче көн. Укытучының күпне белүе кызны тәмам һушсыз итә. Алар "С" хәрефен язарга өйрәнеп утырганда булды кебек, идән астында тычкан нидер кетер-кетер кимерә иде. Бераздан ул аларның аяк астына ук чыгып басты. Кыз кычкырып җибәрде. - Курыкма, тычкан тими ул, - дип юатты укытучы. - Курыкмыйм, җирәнәм, пычрак бит ул, - диде кыз. - Тычканнар пычрак булмый. - Ульяна апасы моны ышанычлы итеп әйтте. - Алар бик чиста җәнлекләр. Үзләренең тиреләрен юып- ялап кына торалар. Хәтта койрыкларын да чип- чиста тоталар. Ярты гомерләре юынып үтә, ди. Мәче юкка гына шулай тычканнарга мөкиббән дип уйлыйсыңмы әллә син, сеңлем? Кыз авызын ачып калды. Шул мәлдән соң ул тычканнарга да табигать баласы итебрәк карый башлады. Ә табигатьнең үз балаларына кайда да тормыш бар икән... 83 нче бит.
91
0