Җәннәт иле Бәкердә. Таһир Шәмсуаров

Җәннәт иле Бәкердә. Таһир Шәмсуаров

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Идарәгә чакырдылар... Хуҗа каршына киләм. Бүләкләргә уйладык, ди, Сине юллама белән. Урыныңа кеше куябыз, Күп чиләндең эш белән. "Бәкер"гә барып ял ит син Иртәгә - дүшәмбедән. Менә кайда икән оҗмах... Чибәркәйләр, сылулар. Ап-ак ванналарга салып, Балчык белән сылыйлар. Назларга, тәмле сүзләргә Бик сусаган икәнмен. Йомшак куллар җылысыннан Изрәп йоклап киткәнмен. Табыннарда ризык-нигъмәт, Белмим, кайдан алалар?! Авызга керергә тора Әфлисуннар, бананнар! "Бәкер"дә - җәннәт илендә - Шундый шәп ял иттем мин. Бире аксап килгән идем, Йөгереп кайтып киттем мин!.. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Мәгарифнәшрияты #ТаһирШәмсуаров #Моңкоесы #Шигырьләр #17нчебит

95

0