Таһир Шәмсуаров "Минем өем"

Таһир Шәмсуаров "Минем өем"

6 көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Минем өем Китә калсам, керә төшләремә, Әйләнә дә кайта гел уйлар. Тирән итеп сулыш ала калсам, Нарат бүрәнәләр сулыйлар. Бары монда җанга рәхәт иңә, Үз өеңдә исә үз көең. Бусаганы атлап керүеңә, Кочагына ала әниең... Минем өйдә моңга табыналар, Җырга сусаганнар килсеннәр. Мин дөньяда иң бай икәнлекне Шигыремнән укып белсеннәр. Минем өйдә бала тавышлары, Онытмаган көен бишекләр. Тау артыннан кояш күренүгә, Түргә дәшә ачык ишекләр. Туган нигез җанны җылытмаса, Бу дөньяда нишләр идем мин?! Минем өчен өем – изге урын, Башкаласы нәни илемнең! #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятнәшрияты #Таттелеком

Тэглар:

31

0