Вазыйх Фатыйхов"Яшерен сөю"

Вазыйх Фатыйхов"Яшерен сөю"

Мин бит… Мин бит үзем түзем- Ат та, тәртә дә. Балыгы да үзем, Үзем җәтмә дә. Мин бит үзгә үзем, Язлы көзле дә. Яраларым ташый, тик Калам үземдә. Мин бит моңлы бала, Тик елау белмим. Йөрәк күмердә, тик Ятка сер бирмим. Мин бит серле үзем, Күзләрем - көзге. Күңел гел язда, тик Яратам көзне. Мин бит түзем җанлы, Хыялда - киңлек. Йөрәктә гел ташкын, Жанда - иминлек! 31 нче бит #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

73

0