Рашат Низамиев "Бозлы миләшләр" (повестьлар)

Рашат Низамиев "Бозлы миләшләр" (повестьлар)

Ул, һәр адымын истә калдырырга тырышкандай, ашыкмый гына атлап ишегалдына чыкты. Авылда карак-фәләннең булганы юк, ишеккә йозак салып тормаса да ярар. Чаңгылар, тимер таяклары-ние белән бергә, утын әрдәнәсенә сөяп куелган иде. Шәм кебек төз ике таякның икесен ике якка батырып куйды да, иелә төшеп, киез итекләрен чаңгы каешына тыкты. Бу эшен төгәлләгәннән соң, таякларны кабат кулына алды, култасмаларына таянып, аларның ныклыгын тикшергәндәй итте. Тукта, нәрсәдер онытыла түгелме? Менә шушы уй тукталып калырга, тирә-ягына күз салырга мәҗбүр итте. Әйе, ишегалды бакчасындагы миләш белән саубуллашасы бар ич әле аның! Үзенең яраткан сердәше белән… 5нче бит #РашатНизамиев #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш

Тэглар:

70

0