БӘХЕТЛЕ, ТӘХЕТЛЕ КӨНЕМ.   Эльмира Шарифуллина

БӘХЕТЛЕ, ТӘХЕТЛЕ КӨНЕМ. Эльмира Шарифуллина

Тормышымның иң бәхетле көне, Иң тәхетле көне- бүгенем; Йолдызларны узып, тузып-тузып, Әллә кая оча күңелем. Борчулар да, тавыш-гауга да юк, Юк кимсетү, әләк-чәләк тә; Күзләремнән шатлык яше ага, Тыяр өчен юк бер сәбәп тә. Эзен-эзгэ, үзен көзгә куеп, Уңышларым йөгерә ыргылып; Керфекләрем ачам - күңел тәрәзәмә Яз кояшы керсен ургылып. Яз кояшы керсен, Керсен, сезне күрсен, Башлы-күзле кызым, улларым. Сез бит минем - төнгә көн укмашып, Җыр кушылып туган елларым!

Тэглар:

101

0