Әдәбимарафон2024
XXVII ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» Уналтынчы көн #әдәбимарафон2024 Язгы дәрт белән өздерә Ай яктысында тургай, - кайтып җитү шатлыгыннан айнып җитәлми бугай... Көтмәгән төнге шатлыкның ләззәте чиксез икән, - хәтта чык бөртекләренең жемелдәүләре бүтән! Һай, яктылык! Тургай җыры зәңгәр күк катларында! Канат икәү генәме соң үз туган якларыңда! Туган җирнең һәрбер төше - сабый чактагы юрган. Шушы оялар канат биргән, шушы күкләр очырган. Бу офыклар, тугай-сыртлар шулкадәр сагындырган! Беренче канат кагынган таллар да исән торган... Тыңлап туймыйм. Менә, дим,— табигать могҗизасы! Нәни жанның туган жиргә изге гимны, догасы! Баш очымда — зәңгәр Күк, Ай, йолдызга якын тургай. Сайланма әсәрләр: 6 т. / Равил Фәйзуллин. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2005. 1т.: Шигырьләр. - 2005. 453 нче бит. #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #китап #БалыкБистәсе #РавилФәйзуллин
40
0