
Нәбирә Гыйматдинова "Шырагай"
Синекеләр... тәртипле шул, Җәүдә. Ә безнеке ата тәрбиясе күрмәгән. Әти белән үссә, болай кыланмас иде. Бервакыт, унөч яшемдә малайлардан күрмәк гәзит кисәгенә төреп махра суырганда тотылдым, әти төпчеге белән иренемне яндырып, тәмәкедән тиз биздерде. Кунакларны авыл белән таныштырырга вакыт иде. Уңган хуҗабикә иртән үк тутырган тавык пешерде, ашагач, рәхмәт димәсәләр дә, хуҗалар канәгать иде. Алардан сыйлау! Җиңгәсе тән каралтырга бакчага юнәлде, Денис телефонында казынды, абыйсы теләр-теләмәс кенә энесенә иярде. Кырынган-юынган, Шаһиәхмәтнең күлмәк-чалбарын, кара түфлиләрен кигән чиста-пөхтә Наил белән урам әйләнгәндә күкрәк киерелеп, баш югары чөелергә тиеш иде.
113
0