
Саҗидә Сөләймәнова Шигърият язы белән
Бүген татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның хәтер көне. Без китәбез, сез каласыз дип җырлармын, Жәсадемне туфрак белән күмгәндә дә. Г. Тукай Күпме килде, күпме китте шагыйрьләр дә җырлары. Тукай аһәңнәрен отып калды Кырлай кырлары. И мөкатдәс монлы сазы Һәркемнең күңелендә. И туган тел, и матур тел — халкымның гомерендә. Җыр булса да, сын булса да — һәрвакыт шагыйрь тере. Тукай күзләре — халыкның ташка уйган хәтере. Бу заманда шатлыклар да, кайгылар да кискенрәк. Көч күбрәкме, хис кимрәкме, санмы, җанмы өстенрәк — хәстәрли, сыный күк шагыйрь кичен дә, иртәсен дә. Дөньяның шатлык-кайгысы калганнар җилкәсендә. Шул йөкне күтәрешә ул шигърият язы белән. И туган теле белән дә, и моңлы сазы белән. Юлдаш, Татарстан китап нәшрияты, 1975ел, 138-139бит
87
0