Нәбирә Гыйматдинова "Күкчәчәк"

Нәбирә Гыйматдинова "Күкчәчәк"

14 нче көн Җан нигә болай үрсәләнә икән? Кайта дип… Әйдә… кайтсын! Акыллы кеше бу авылга бүтән аяк та басмас иде. Аны зарыгып көтәләр диярсең. Кемгә кирәк ди ул! Әнә хуҗасыз йорты кукраеп утыра, аның пыяла күзгә охшаган тәрәзәләрендә салкын бушлык. Кайчандыр Күкчәчәк йотылып карап узган серле тәрәзәләр иде алар. Хатын гүя аңа гына Ходай тарафыннан язылып та чит-ят бусага төпләрендә адашып калган бәхетен карашы белән суырып алмакчы була, әмма шул мизгелдә ике күзенә әчеттереп яшь тула да, чирәмле капка төбеннән тиз-тиз чабулап үтеп китә иде. Ә бәхет, чынлап та, шушы йорт эчендә иде. Мирсәлим атлы иде ул. Нишләп Күкчәчәк газизенә чытырдап ябышмады икән?! Нишләп аны үзенеке итәр өчен суларда батып, утларда янмады?! Батты да, янды да анысы… Тик… мәхәббәт гөлләр сыман бик кыска гомерле икән: яши-яши дә... сула. Бүген хатынның күңеле кибеп корыган күл шикелле: хисләр сүнде, ярату үлде.

Тэглар:

36

0