"Айбаш" Габделхәй Сабитов

"Айбаш" Габделхәй Сабитов

Беренче көн. Дөньяда иң тәмле ризык нәрсә? Әгәр бу хакта Галәү бабайдан сорасагыз, ул ике дә уйламыйча: -Көлгә күмеп пешергән бәрәңге,-дияр . Учак көлендә кызарып, күмерләнеп пешкән кайнар бәрәңгене бер Галәү бабай гына түгел, колхоз атларын сакларга куна килгән малайлар да үлеп ярата. Тәме, туклыклылыгы турында әйткән дә юк, әле аның пешеп чыкканын көтеп, төнге шәмәхә күккә карап яту ни ләззәт! Тик көтә-көтә генә тәкатең корый. Менә бер заман бәрәңгеләр:"Пештек, өлгердек",дигәндәй, кайнар көлне "пуы-ф-ф..." итеп , астан өреп җибәрәләр. Көл өстендә нәни шадралар гына уелып кала. Дымлы җир , төнге чәчәкләр, җиләкле печән исенә аралашып, авыз суларыңны китерерлек хуш ис -парлы бәрәңге исе бөтен болынга тарала.Инде актарып алдыңмы, суынганчы түзәрмен димә. Гомер күрмәгәндәй , аңкауларыңны пешерә-пешерә, авызда әүкәли-әүкәли йотлыгып ашый башлыйсың... Габделхәй Сабитов "Айбаш" хикәяләр Казан Татарстан китап нәшрияты 2001,11 нче бит. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш

Тэглар:

81

0