Әдәби марафонның дүртенче көне

Әдәби марафонның дүртенче көне

Улы белән дуслашып йөргән бу кызны күптән күзәтә иде Искәндәр: оста итеп кибән очлавын, Миңзифа кәҗәсенә печән алып кайту хәстәрендә үткерлеген дә күреп өлгергән иде. Шуңа күрә китапханәче кызның килен булып бусагадан атлавына разый булды һәм, тиз арада күрше карчыгын Миңзифага җибәреп: "Кывартирант кызың безнең күрше Искәндәрләрдә", дип әйттереп тә кайтарды... Шул көннән Саимә яңа гаилә учагында кайнады. Хуҗалык зур, эш күп булса да, күңеле шат иде: әрәм-шәрәмне исәпләп яшәсәләр дә, ризыклары мулдан булды: тамакны һич кысмадылар. Үзләре дә бик җайлы-ипле кешеләр иде. Ярты еллап яшәгәч, Миргалим: -Мине сборга алалар. Армиягә китәм! - дип, куе кашлары астыннан кара күзләрен хатынына текәде. 24 нче бит #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АкБүреНәшрияты #Ялгызкөймә #ГүзәлГалләмова

58

0