Рабит Батулла"Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

Рабит Батулла"Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

2 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Ярмөхәммәт бу сүздә ике мәгънә барлыгын сизде: ни өчен Алиһә шат? Ул ясаган чәйнең Ярмөхәммәткә ошаганынамы? Әллә менә шулай Ярмөхәммәт белән икәүдән икәү генә чәй эчеп утыргангамы ул шат? – Минем сыем сиңа ошаганга! – диде Алиһә, әйтерсең лә ул Ярмөхәммәтнең ни уйлаганын укып утырган.– Әгәр ошамаган булса, мин хәсрәттә калыр идем. Кешегә шатлык китерүдән тәм табу адәмнәрнең максаты. – Димәк, адәмнәр үзләренә шатлык-тәм табу өчен генә бүтәннәргә яхшылык кыла? – диде Ярмөхәммәт үзе дә сизмәстән. Алиһә, тамагына кылчык кадалгандай, кинәт төртелеп калды. Елмаюы юк булды. Ярмөхәммәт аның йөзендә каушау шаукымы күрде. Ләкин Алиһә тиз генә үзен кулга алды, уңайсыз итеп елмайды. – Дөрес бит инде,– диде , Ярмөхәммәт аклангандай.– Чәчәк апа, миңа ошасын өчен син чәй тәмләдең, чәй миңа ошады. Чәй миңа шатлык китергәнгә син шатландың. Син шатланганга мин сөендем. Мин сөенгәнгә син куандың... – Дөрес! – диде чәчәк-кыз.– Син куанганга мин, мин куанганга син бәхетле. Бәхет түгәрәк булсын өчен шулай кирәк. Бәхет чылбырының бер боҗрасы өзелсә, бәхет мәкәммәл була алмый,Ярмөхәммәт. Синең яшь зиһенең катлаулы мәсьәләләргә яшьтәшләреңнән иртә тотынган. Аңладым... Яхшылык кылуның төбендә дә алыш-биреш ятамы, юкмы? дигән фикер килде синең башыңа. Ягъни үземә сөенеч эзләп, мин сиңа сөенеч бирәм. Булсын! Кешегә тән җәзасы, кайгы-хәсрәт китереп, үзеңә рәхәт тапканчы, кешегә сөенеч биреп, ләззәт алу бихисап мәртәбә яхшы. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РабитБатулла #ЮлБуендагыЗәңгәрЧәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар

Тэглар:

78

0