Туфан Миннуллин-Әлдермештән Әлмәндәр

Туфан Миннуллин-Әлдермештән Әлмәндәр

Әкрен генә капка ачыла, аннан Әҗәл килеп керә. Әҗәл. Әссәламегаләйкүм! Әлмәндәр.Әлегә мәгаләйкүм. Әйдә, түрдән уз. Әҗәл. Узарга туры килер. (Әлмәндәр янына килеп.)Әлмәндәр атлы карт син буласыңмы? Әлмәндәр.Әлмәндәре мин булам, карты кайдадыр, белмим. Кем дип белим үзеңне, күргән-сөйләшкән кешем түгел, ахрысы. Әҗәл. Иң әүвәл кул бирешеп күрешик, Әлмәндәр. Әлмәндәр. Танымаган кешемә кул бирергә ашыкмыйм мин. Әҗәл. Шулаймы... Ярый, алайса. Ишегалдында кеше-кара юкмы? Әлмәндәр. Нәрсә син, ышпиун кебек каранасың? Кешедән яшерен эшем юк.

Тэглар:

64

0