
Марсель Галиев"Буй үстергәндә"Хикәя
Кыска буйлы кеше үҗәт була,дия иде авылда күрше Заһид абзый.Бәлки,ул чынлап та хаклыдыр.Озын буйлыларга артык беркатлылык,сүлпәнлек хас бит.Үз көченә ышанудан туган канәгатьлек шулай итәдер аларны.Алар бик кыска буйлыларның күзләренә дә туры карый алмыйлар,өстән баш түбәсен генә күреп йөриләр.Ә шулай да...Күпме изаланды Алик авылда чакта,буй үстерергә ярдәме тимәсме дип нинди генә үлән тамырлары кайнатып эчмәде,гәүдәне сузам дип,үзе ясаган турникта сәгатьләр буена асылынып тора иде.Булмады,күпме генә үлчәнеп караса да,сарай ишеге яңагындагы балта белән киртләнгән эз тырнак буе да үзгәрмәде. Казан,Татарстан китап нәшрияты,1998 ел,84 нче бит
53
0