Таһир Шәмсуаров "Татарстанлы халкым"

Таһир Шәмсуаров "Татарстанлы халкым"

4 көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Татарстанлы халкым Дөнья буйлап ил эзләмим, Иминлек, өйгә кайтсам. Үзәгендә яшим илнең, Ә илем – Татарстан! Колшәрифле башкаласы,– Горурлык белән язам. Төрки халыклар мәркәзе, Тарих көзгесе – Казан! Йөз аклыгы ярылып ята, Хәтер каршына бассам. Күз күрем җирдә балкый Кояшлы Татарстан! Туфрагыңны учка кысам, Үземнеке – яратам! Киләчәккә атта чапкан, Атын җуймаган Ватан! Ул уеңда яшәгәндә, Офыклар булалмый тар. Идел-йорт капкасы ачык, Моңнан яралган татар! Үзбәк, казах, кыргыз, төрек Ачык йөз белән килә. Кол Шәриф, Дәрдмәнд, Тукайны Биш бармагыдай белә. Моң тудырган гөл үстерә, Мәңгелеккә ил кора. Татарстан, кочак җәеп, Иминлеккә чакыра! Дөнья буйлап ил эзләмим, Йорт корган җирем алтын, Йөрәкләрдә Ватан тибә,– Татарстанлы халкым! #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятнәшрияты #Таттелеком

Тэглар:

47

0