
Татар вакыты
- Мотаһар бабай, адаштың мәллә? Тавышыннан саф авыл мәкаме саркылган сабый?! Аңа Казанда, үз телендә, үз исемен атап эндәшә?! Әкәм-төкәм кебек кабыгына бикләнгән ветеран бөркеттәй киерелде: —Тукта, тукта, кем буласың әле син? —Заһир. Сезнен өченче каттагы күршегез. Алып кайтыйммы? —И-и, рәхмәт төшкере. Алып кайтсаңые шул. Малай картны җитәкләп тә алды, җәһәтләп урам аша алып та чыкты. Белә, нишләп белмәсен Заһирны Мотаһар. Бик тәртипле, бик акыллы бала ул. Дөрес, бәхетсез. Ятим. Балык Бистәсеннән китерделәр аны Гыйльмениса карчыкка. Ике генә яшьтә шикелле иде әле ул. Әнисе белән әтисе Төмәннән кайтканда үз машиналары белән КамАЗ астына кереп кыйралдылар, бичаралар. Дәү әнисе, рәхмәт, Мөдәррисләр кебек, ерак-фәлән дип тормады, малайны яңа ачылган татар мәктәбенә бирде. Әнә, ничегрәк кенә сайрый татарча!.. Мотаһар юл күрсәтүчедән бигрәк, үзенә әңгәмәдәш табылуына куанып бетә алмады, малайны мөмкин кадәр сөйләндерергә тырышты. — Син ничәнчедә укыйсың әле, күрше? — Бишенче сыйныфта. — Әле каян киләсең? — Мәктәптән. — Яхшы укыйсыңмы соң? — Яхшы дип. Өчлеләр, дүртлеләр күбрәк инде. Бишлеләр сирәк. Әй, хәзер бишлеләрен дә сатып алалар. Нигә кирәк миңа сатылган бишле? Иң ышанычлысы өчле инде аның,—дип чишелеп китте малай. —Аның каравы, минем татар теле, татар әдәбиятыннан чыпыртап торган бишле. Шигырьләр яратам мин. Бер тапкыр укып чыгам да, ятлап та алам менәтерәк!... —Белмичә. Кызык син. —“Туган тел”не дә беләсеңме? - Белмичә ни! —Сөйлә әле, күрше!—диде карт, туктап. Малай аңа елмая иде шикелле. Елмайган кешене ничектер күргәндәй итә Мотаһар. Аның Мөдәррисе генә, агач полицай кебек, туганда ук елый-елмая белмичә туды. Еламаган бала елмая да белми шул. —Сөйлә әле, үскәнем. И туган тел. и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы...— дип сөйләп китте малай һәм бабасына ул белмәгән-ишетмәгән тарихны да чишеп салды. — Күптән түгел безгә укытучы абый сөйләде. Тукайның “Туган тел” шигыре дүрт тезмәдән торган булган икән.
96
0