Габделхәй Сабитов "Туй бүләге"

Габделхәй Сабитов "Туй бүләге"

Гөлүсәнең йөзенә кайнар кан иөгерде, күзләре акшарлы идәнгә текәлде. Аның яралы йөрәгенә хәнжәр булып кадалды бу сүзләр. Талипов бусаганы атлауга, ул артык тыелып тора алмады. Әллә кайдан, йөрәк яныннан бәреп, дерелдәп чыккан кайнар сулыш аның иреннәрен пешерде. Акшар чәчрәгән йөзеннән, иягенә кадәр ике эз ясап, яшь агып төште. Гөлүсә аларны сөртмәде, аларга игътибар да итмәде. Бөтен әрнүләрен онытырга тырышып, ярсып эшләде. Юылган стеналарны яңадан сарыга буяды. Көзге төс, көзге буяулар… Көз… Саргаю, сулу чоры. (90 нчы бит)

Тэглар:

39

0