Габдулла Тукай -Бишек җыруы

Габдулла Тукай -Бишек җыруы

Әлли-бәлли итәр бу,  Мәдрәсәгә китәр бу;  Тыршып сабак укыгач,  Галим булып җитәр бу. Йокла, угълым, йом күзен,  Йом, йом күзең, йолдызым;  Кичтән йокың кала да,  Егълап үтә көндезең. Әлли-бәлли көйләрем,  Хикәятләр сөйләрем;  Сина теләк теләрем,  Бәхетле бул, диярем. Гыйззәтем син, кадрем син,  Минем йөрәк бәгърем син;  Куанычым, шатлыгым  Тик син минем, синсең, син!

Тэглар:

38

0