Рөстәм Галиев «Чаклар…»

Рөстәм Галиев «Чаклар…»

9 нчы көн 68 нче бит. «…Яшь вакытта еш авырый идем. Ул авыру үземне эзләү булган икән. Эштән-иҗаттан аерыла алмыйча газап чигәм; торсам да ятсам да уйда - шул гына. Ә ул психологик тотнаксызлыкка китерә, депрессия башлана. Шундый вакытта туктап торырга урын кирәк. Мине умартачылык коткарды. Умарта кортлары янында үземә тынычлык табам. Ни өчен менә умартачылыкка килүне аңлату кыенрак. Умарта корты бертуктаусыз эшли, 14 көн яшәп, үзен-үзе «ыргыта». Үземнең яшәешемне дә умарта кортына охшатам, күрәсең, шул этәргеч бирәдер. Умартачылыкта табигать белән бер сулышта яшисең. Табигать көч бирә! Яшәү көче, иҗат көче, рухи көч хисле итә, күңелне үзгәртә. Урмандагы бар нәрсәгә башка күз белән карый башлыйсың. Хәтта аяк астындагы еланнар да «дустыңа» әверелә. Элек ишетеп кенә белсәм, хәзер инандым: елан бервакытта да үзе башлап сиңа тими, ә адәм баласы бер-берсен «чагарга» ганы тора...»

Тэглар:

92

0