
4 нче көн. Данис Хәйруллин Авылым чишмәләре.
Данис Хәйруллин. Авылым чишмәләре. Урман чишмәсеннән, Ачы чишмәсеннән Аккан сулар кебек актык без. Таралышып беткәч, ничә еллар үткәч, Чишмәләрне сагынып кайттык без. Челтер су буенда - оҗмах куенында Каршыласам авылым таңнарын, Иңнәремә кабат куяр кебек канат Чишмәләрем белән талларым. Чәчкәләрне санап, ачыйк әле кабат Көянтәле еллар сукмагын. Яңарсыннар эзләр, балкысыннар күзләр Гомерләрнең тоеп шул чагын. Туганнарым белән, туган ягым белән Чишмәләрнең чишик серләрен. Хәтер чишмәсендә, кушып күз яшендә, Чайкагандыр әнкәй керләрен. Данис Хәйруллин. Сагыну.- Казан. "Ак бүре". 2022.-156 б.
64
0