Өйгә кайтасы килә

Өйгә кайтасы килә

5 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Кунакка барасың кайчак, Сыйдан табын бөгелә. Үзеңдәге чәйгә җитми,- Өйгә кайтасы килә. Хан сараендай диварлар, Күкләргә чөеп сөйлә. Кара мунча сагындыра,- Өйгә кайтасы килә. Диңгез-дәрьялар гизәсең, Күгендә кояш көлә. Тау чишмәсе сагындыра,- Өйгә кайтасы килә. Әллә иле, әллә җиле, Үзәкне сагыш телә. Монда яңгыр күзгә тама,- Өйгә кайтасы килә. Онытылмый, оныттырмый, Минем кайтасың белә! Кыйблада Ватан шәүләсе,- Өйгә кайтасы килә... #ТаһирШәмсуаров #Өйгәкайтасыкилә37бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятнәшрияте2018ел256бит #Таттелеком#22 #Үзүсеш

Тэглар:

48

0