
10 нчы көн. "Җәза" Нәбирә Гыйматдинова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
10 нчы көн Турыларына җиткәндә генә, тыкрыктан машина ыжгырып чыкты. Каты музыка тавышы колакны саңгыраулата иде. Ул да түгел, хатынның аяк астында сыра шешәсе чылтырап ватылды. Гыймранныкылар бистәдәге «шайтан туе»нда кәефләнгән. Алар гел шулай, мыскыллап йә тәмәке төпчеге, йә шешә бәреп китә. Нурсөя, чүмәшеп капшана-капшана, пыяла кисәкләрен итәгенә тутырды. Кунак кызы ялгыш басмагае тагы. Туфлиемның үкчәсе җиргә бата дип яланаяк йөри. Авылда сиңа көзгедәй шома таш түшәлмәгән шул. Гыймран малайларының чираттагы «бүләге»н рәшәткә кырыена бушаткач, ул колагын торгызып тыңланды. Койманың теге ягында нәрсәдер кыштырдый иде. Янган йорт нигезендә орлыгын коеп алабута котырып үсә. Хатынның тавыклары ел саен шунда кереп йомырка салды һәм ел саен качып кына чебеш чыгарды. Нурсөя чалгы белән ничәмә-ничә мәртәбә чүп дәрьясын чабып ташларга җыенды, тик, уртадагы рәшәткәләрне каерып, ул тарафларга керергә батырчылык кына итмәде. Чөнки күңеленә шундый уй кагылды исә, мәрхүмә Хәлидә төшендә: «Син һаман минем белән булашасыңмыни?» — дип үпкәли иде 4 нче бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #МәхәббәттәгонаһбарПовестьлархикәятләр #Җәза #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
81
0