Шагыйрь
13 нче көн #әдәбимарафон "Шагыйрь" Муса Җәлил Изге корбан сорап шагыйрьгә Эндәшкәнгә кадәр Аполлон. Шагыйрь яши тыныч һәм жирдә Көнлек вак эш баса гакылын. Тавышы чыкмый изге лираның, Салкын йокы татый йөрәге, Һәм ул җирнең түбән уллары Арасында иң-иң түбәне. Илаһи сүз үтсә кагылып Сизгер тойгысына аз гына, Нәкъ уянган төсле карчыга, Шагыйрь жаны канат кагына. Ул дөньяның кызыгын тарсына, Кешеләрнең сүзен ятсына. Мәгърур башын салмый халыкның Сәнамының аяк астына. Ул борчулы, күңел ярсыган, Ул кыргый һәм кырыс ачулы, Ул дулкынга һәм киң шау-шулы Имән урманына ашыга. 270 нче бит #әдәбимарафон2024 #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #БелемРадиосы #МусаҖәлил #Шагыйрь
59
0