
Кызыл гаскәр
15 нче көн #әдәбимарафон Муса Җәлил "Кызыл гаскәр" Сызлып таңнар атканда, Қара төннәр батканда, Тау ягыннан аткан таң Төннәрне югалтканда, Ялан, кырлар яктырып, Төн кулыннан чыкканда, Якты күкнең йөзендә Төн әсәре беткәндә, Зур-зур таулар башында, Текә ярлар кашында, Тора тезелеп олуг яу - Ләгънәт яудырып төнгә! Тезелеп тора ул гаскәр, Қөчле куллы барысы да, Ялтыратып кылычлар, Қараналар каршыга. Үткен күзле - гаскәрләр, Тимер кием өстендә, Қаһармандай мәһабәт Арслан күңле эчендә! Қулда кызыл саф кылыч, Атланган ак акбүз ат! Қызыл әләм җилферди Нурлана бар барча як! Мәһабәтле ул гаскәр Тора таулар башында! 887 нче бит #МусаҖәлил #Кызылгаскәр #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44
84
0