Кайсыгызның кулы җылы?
7 нче көн #әдәбимарафон Хәсән Туфан "Кайсыгызның кулы җылы?" Дөнья мине Үзгәртте: Еламаска өйрәтте. Күлмәк җиңен ертасымы? — Бәйлисе бар Йөрәкне. Сугышлардан замана Туктап торган арада, Яраларны ямаштырып Ята идем Далада: — Кайт!.. — дип хатлар килделәр... Юллар... озын иделәр... Кайттым. — Бусы алкалары, Бусы — кабере... — диделәр. Әгәр тагын килсәләр, — Сау! — дип хәбәр бирсәләр, Вулканнарга керер идем, Шундадыр ул... дисәләр. Бирде дөнья кирәкне, Еламаска өйрәтте... Кайсыгызның кулы җылы? — Бәйлисе бар йөрәкне... 207 нче бит #ХәсәнТуфан #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанХәтерНәшрияты #Таттелеком #44
80
0