Безне өйдә көтәләр. Таһир Шәмсуаров

Безне өйдә көтәләр. Таһир Шәмсуаров

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Эштәме, ерак юлдамы Каршыласак иртәләр, Кайтырга тиешләр диеп Безне өйдә көтәләр. Читкә китсәк, минутлары Елдан озак үтәләр. Ят яр безгә кирәк түгел, Безне өйдә көтәләр. Язмышлар кайчак кайтасы Күперләрне сүтәрләр. Соңгы өмет - соңгы сукмак, Безне өйдә көтәләр. Бәхет кояшы елмайса, Җаннар эреп китәләр. Куанычны бүлешергә Безне өйдә көтәләр. Кайгы таулары ишелеп Сыгылганда иңсәләр, Сынар идек - дүрт күз белән Безне өйдә көтәләр. Халкым Тукайлы, Туфанлы, Шуңа хөрмәт итәләр. Без илсез малайлар түгел - Безне өйдә көтәләр. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТаһирШәмсуаров #Әтиләрнигезе #Шигырьләр #45нчебит

67

0