КАНАТЫҢНЫ, БАЛАМ, КАНАТМА Галия Гайнетдинова
Намусыңны, исемеңне, балам, Хата ясап, берүк, каралтма. Яшеннәрдән саклан, юлларыңда Канатыңны, балам, канатма. Шуны бел син, балам: көрәшләрдән, Сынаулардан тора бу хәят. Көтмәгәндә шундый хәлләр була, Хәтта дуслар итә хыянәт. Яхшы юлдаш сайла юлга чыксаң, Серләреңне ятка таратма. Очкан чакта кыяларга тиеп, Канатыңны, балам, канатма. Белеп тор син: юллар сикәлтәле, Җиңел түгел аннан барулар. Сусаганда, дошман кулларыннан⁹ Су дип, ялгыш эчмә агулар. Буш гайбәткә һич китмәсен исең, Көнче җаннар җирдә җитәрлек. Сер бирмә син, көч тап юлсыз җирдә Үз юлыңны салып үтәрлек.
Сылтамалар:
78
0