Роберт Миңнуллин "Кеше гомерләре бигрәк кыска""
9нчы көн Кеше гомерләре бигрәк кыска… Ходай безгә, белмим, нигәдер, Кошлар гомере дә бирмәгән шул. Яши белсәң җитәр, дигәндер. Кеше гомерләре бигрәк кыска… Шунсына да шөкер итәбез. Кыска гына шул бер гомернең дә, Кадерләрен белми китәбез. Кеше гомерләре бигрәк кыска… Кадерләрен бик тә белерлек. Һәр сәгате аның санаулы бит, Һәр сәгате үзе – гомерлек.
46
0