
Әдәби марафонның тугызынчы көне
Бүгенге көнне матур итеп үткәрергә кирәк, иртәгә бу көн кабатланмаячак! Моннан да зур бәхетсезлекләр бар. Ирем кеше белән йөри дип, бөкшәеп утырып, ни отам мин? Миргалим мәхәббәт ялкыныннан тагын берәүгә ут үрләткән икән, аннан гына ялкыны кимемәс,миңа да кайтыр җылысы. Син Саимә,балкы, матурай, яңа күлмәк тектереп ки! Тормышның бар мәгънәсе,җирдәге бар ямь Миргалимгә берекмәгән ләбаса. . . . "Минем юллар озын, киң булырга тиеш! Шуңа йөз тотам. Ярдәм ит, газиз Раббым!"- диде ул, офыкка карап,һәм җитез генә өйгә кереп китте. Ул кечкенәдән үзен- үзе әйдәкләп, алга карарга өйрәнгән иде шул. 77нче бит #әдәбимарафон2024 #ГүзәлГалләмова
71
0