
Әни
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Әни Сагынганны, сиңа табынганны Әйтмәсәк тә, беләм, тоясың. Әни барда язлар китми җирдән, Балкып тора күңел кояшың! Аның исеме белән уянабыз, Назлап иркәләвен көтәбез. Сабыйлыктан китеп булмый икән, Сүздә генә бары китәбез... Юлда арсаң, кыенлыкка тарсаң, Ярдәм сорап аңа дәшәсең. Тәрәзәдән сине күзләп торган Изге әни мәңге яшәсен! Шатлыгы да, сагыш-хәсрәте дә – Бар белгәне аның тик синдер. Борчуларга, зинһар, сала күрмә. Әниеңне бары сөендер! Мин бу хакта әйттем бугай инде, Кабатлыймын менә тагын да. Белмәгәннәр белсен, без бәхетле Әниебез янда чагында! Син яшәгән йортка табынганны Әйтмәсәк тә, беләм, тоясың. Кадерләрен белсәк әниләрнең, Мәңге балкыр күңел кояшың! #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы
50
0